Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Пенза өлкәсендә XVI Бөтенроссия авыл Сабантуенда мең килограммлы милли ризык белән Россия рекорды куячаклар

27 июньдә Пенза өлкәсенең Кече Труев авылы уздырылачак XVI Бөтенроссия авыл Сабантуенда яңа гастрономик рекорд урнаштыру күздә тотыла. Оештыручылар 1000 килограмм милли ризык әзерләп, «Россия рекордларының гастрономия китабына» керергә ниятли.

27 июнь көнне Пенза өлкәсенең Кече Труев авылы XVI Бөтенроссия авыл Сабантуен кабул итәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Чара оештыручылары һәм аларның партнерлары меңләгән кунак өчен гадәттән тыш бүләк әзерли: Кузнецк районында Россиянең яңа гастрономик рекорды урнаштырылачак. Ул «Россиянең гастрономик рекордлар китабына» кертеләчәк.

Белешмә өчен әйтик: моңа кадәр Пермь краенда узган XIV Бөтенроссия авыл Сабантуенда шеф-поварлар 3 мең 414 порцияле «татарча азу» пешереп, ил күләмендә рекорд куйганнар иде. Ул вакытта ризыкның гомуми авырлыгы 857 килограмнан арткан.
 

Быел Пенза Сабантуенда 1000 кг милли ризык әзерләргә мөмкиннәр, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса