Казанда «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсе үз ишекләрен ачты
Россия – АСЕАН саммиты кысаларында оештырылган күргәзмәдә республиканың иң перспективалы проектлары һәм инновацион эшләнмәләре тәкъдим ителә. Аны карау өчен барлык теләүчеләр дә чакырыла.
Казанлылар һәм башкала кунаклары өчен «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсе эшли башлады. Чара Россия – АСЕАН саммиты программасы кысаларында оештырылган. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Элек халыкара делегацияләр өчен генә эшләгән экспозиция хәзер һәркем өчен ачык. Анда дистәләгән татарстан предприятиесе, фәнни үзәк һәм стартап үз эшләнмәләрен тәкъдим итә. Күргәзмәдә сәнәгать, медицина, IT-технологияләр, авыл хуҗалыгы һәм экология өлкәләрендәге яңалыкларны күрергә мөмкин.
ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыров сүзләренчә, экспозициядә медицина җиһазларыннан алып яшьләр проектларына кадәр киң спектр тупланган.
«Татарстанда уникаль эшләнмәләр барлыкка килә, алар инде практикада кулланыла да. Күргәзмәне оештыруда да яшьләр актив катнашты – дизайннан алып делегацияләргә гидлар булуга кадәр», – диде министр.
Килүчеләр Innospector пилотсыз системасын, «СОНОРУС» медицина комплексаларын, кардиочасларны, водород ягулыгындагы судноны, су чистарту җайланмаларын һәм башка инновацияләрне күрә ала.
Күргәзмәнең эчке өлеше бүген эшли, ә урам экспозициясе шимбә һәм якшәмбе көннәрендә дә ачык булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia