Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Казан онкологлары 12 сантиметрлык тромб белән бөер алган

Казан онкодиспансеры хирурглары ир-атның аскы венага кадәр үтеп кергән 12 сантиметрлык шеш тромбы белән бөерен уңышлы алган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казанның онкология диспансерында табиблар катлаулы хирургик операция ясаган. Белгечләр авыр хәлдәге ир-атның бөерен, шулай ук аскы куыш венага кадәр үсеп җиткән 12 сантиметр озынлыктагы яман шеш тромбын кисеп алган. 

Дөрес дәвалау тактикасын сайлау өчен операция алдыннан пациентка ангиография тикшерүе уздырылган. Җентекләп тикшергәннән соң, хирурглар зарарланган органны алып ташлаган, кан тамырын тромбтан чистарткан һәм аның бөтенлеген торгызган. 
 

Операция уңышлы тәмамланган. Хәзерге вакытта ир-ат инде өенә кайтарылган, ул амбулатор шартларда тернәкләнүен дәвам итә.
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса