Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Татарстанда «Нелегал-2026» операциясе нәтиҗәләре: 1400 дән артык миграция кануны бозу очрагы ачыкланган

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы 1–10 июнь көннәрендә узган «Нелегал-2026» махсус операциясенең йомгакларын чыгарды. Ун көн эчендә миграция кагыйдәләрен бозуның 1400 очрагы теркәлеп, 20 дән артык җинаять эше кузгатылган.

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы 1 июньнән 10 июньгә кадәр дәвам иткән «Нелегал-2026» махсус чарасына йомгак ясады. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итте.
 

Операция барышында ун көн эчендә миграция кагыйдәләрен бозуның 1400 очрагы ачыкланган, шулар буенча меңнән артык административ беркетмә төзелгән. Моннан тыш, 20 дән артык җинаять эше кузгатылган. Тикшерү органнарына җинаять билгеләре булган 50 дән артык материал юнәлтелгән. Шулай ук, чит ил гражданнарына хезмәт күрсәтүче кредит-финанс оешмасы да (реестр таләпләрен бозган өчен) җаваплылыкка тартылды.
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса