Зыярат хезмәткәре вакансиясенә массакүләм җыю турындагы хәбәр фейк
«Гражданнардан дөрес булмаган мәгълүматны таратмауларын һәм рәсми чыганакларга гына ышануларын үтенәбез», - диелә министрлык хәбәрендә.
Янәсе игълан ителгән зират хезмәткәре вакансиясенә массакүләм җыю турындагы хәбәр чынбарлыкка туры килми. Бу хакта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә. Ведомствода әлеге фейк социаль вәзгыятьне тотрыксызландыруга юнәлдерелгән, дип билгеләп үттеләр.
«Гражданнардан дөрес булмаган мәгълүматны таратмауларын һәм рәсми чыганакларга гына ышануларын үтенәбез", - диелә министрлык хәбәрендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia