Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Татарстанның сәламәтләндерү лагерьларында 240 меңгә якын бала ял итәчәк

Татарстанның сәламәтләндерү лагерьларында 240 меңгә якын бала ял итәр дип көтелә.

Агымдагы 2026 елда Татарстанның сәламәтләндерү лагерьларында 240 меңгә якын бала ял итәчәк. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров сөйләде, дип хәбәр итә республика парламенты матбугат хезмәте.

Республика программасы кысаларында балаларны савыктыру лагерьларында барлыгы 239 643 балигъ булмаган бала ял итәчәк, шуларның җәйге чорда – 175 651 бала. Кырым һәм Краснодар краеның балалар лагерьларында 6995 бала ял итәчәк, шул исәптән 3551 бала Кубаньда һәм 3444 бала – Кырымда. Өстәмә рәвештә «Артек» һәм «Орленок» үзәкләрендә Татарстаннан 772 бала булачак.

Шул ук вакытта махсус ярдәмгә мохтаҗ 53 564 бала бушлай юллама алачак, дип билгеләп үтте министр. "Җәйге лагерьлар кичәге көннән эшли башлады, меңнән артык бала керде инде. 2026 елга сәламәтләндерү кампаниясе чорында МХОда катнашучы гаиләләрдән 8657 баланың ялы планлаштырылган, моннан тыш, 2,5 меңгә якын баланың ялы планлаштырылган", - дип ачыклык кертте ул.

Кадыров сүзләренчә, мөмкинлекләре чикләнгән балаларга, авыр тормыш хәлендә калган балаларга юлламалар алу өчен мобилизацияләнгән гаиләләрдәге балаларга муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетларына, ә ятим балаларга һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы опека һәм попечительлек бүлекләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Профильле сменаларга юлламалар өчен «Лето», «Ял», «Черноморец», «Сәләт – Ак Барс», «Сәләт» мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип санап китте ул.

"Җәй – балаларга" капиталь ремонт программасы кысаларында 2026 елда Татарстанда 13 лагерьны, ә тагын берсен Краснодар краенда ремонтлау планлаштырыла. Болардан тыш, агымдагы елда сәламәтләндерү кампаниясен финанслау арттырылды – балалар ялына 3 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелде.

Фикер алышу барышында депутатлар балалар лагерьларының комплекслы куркынычсызлыгы, сменаларның медицина персоналы белән тәэмин ителеше, юлламаларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре белән кызыксындылар. Комитет рәисе Алексей Созинов балаларның күпме өлеше оешкан ял белән тәэмин ителгәнлеген сорады.

"Әгәр мәктәп укучылары буенча алсак, бу 50% ка якын, Әгәр тулаем студентлар һәм мәктәп укучылары белән сөйләшсәк, азрак. Бүген лагерьларда берьюлы 23,5 мең бала кабул ителә, ягъни нәкъ менә шул кадәр лагерь балаларны берьюлы кабул итә ала», – дип аңлатты Азат Кадыйров.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса