Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Татар-информ

ТР балалар лагерьларында БПЛА куркынычын игълан иткәндә эвакуацияләү буенча өйрәнүләр уздырылачак

Балалар сәламәтләндерү лагерьларында пилотсыз һөҗүм очрагына ышык урыннар җитәрлек түгеллеген таныды.

ТР балалар лагерьларында БПЛА куркынычын игълан иткәндә эвакуацияләү буенча өйрәнүләр уздырылачак

Татарстанның балаларны савыктыру лагерьларында беренче көннәрдә пилотсыз куркыныч режимы кертелгәндә эвакуацияләү буенча өйрәнүләр үткәреләчәк. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров сөйләде, дип хәбәр итә республика парламенты матбугат хезмәте.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Республиканың махсуслаштырылган балалар йорты директоры Алсу Надршина докладчыдан пилотсыз куркыныч игълан ителгән очракта балаларның иминлеге ничек оештырылачагын сорады.

"Җәйге ялны оештыручыларга, лагерь башлыкларына тиешле материаллар җибәрелде, балалар белән бергә беренче яки икенче көнне уен формасында эвакуацияләү буенча өйрәнүләр үткәрәчәкбез", - дип ышандырды Азат Кадыйров.

Шул ук вакытта ул балалар сәламәтләндерү лагерьларында пилотсыз һөҗүм очрагына ышык урыннар җитәрлек түгеллеген таныды. «Яшеренү урыннары бар, ләкин алар лагерьларда бик чикләнгән күләмдә бар, чөнки безнең күп кенә лагерьлар урман фонды җирләрендә, табигый-рекреацион территорияләрдә урнашкан", - дип аңлатты министр.
 

"Менә хәзер беренче сменалар башланды, без чыгачакбыз, контрольдә тотачакбыз, карап торачакбыз. Әлбәттә, бу балаларның имин булуының мөһим өлеше", - дип йомгаклады Азат Кадыйров.
Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса