Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Социаль фондта 2026 елда больничный көне өчен пособиенең максималь күләмен атадылар

Больничный көне өчен пособиенең максималь күләмен атадылар.

Социаль Фондта 2026 елда больничный көне өчен пособиенең максималь күләмен атадылар

2026 елда россиялеләр өчен больничныйның бер көне өчен пособиенең иң чик күләме 6,8 мең сум тәшкил итә, бу суммага максималь керем һәм эш стажы булганда исәп тотарга мөмкин.

Ведомствода билгеләп үткәнчә, бу сумма узган ел күрсәткече белән чагыштырганда 20% ка күбрәк. Максималь күләме эш бирүче хезмәткәрләрне иминиятләштерү өчен социаль Фондка акча күчерергә тиеш булган түләүләрнең чик лимиты арту аркасында арткан.

Больничныйда бер көн бәясе һәр конкрет очракта хезмәт хакы һәм компаниядә эшләү дәвамлылыгына бәйле, ди «Татар-информ». 2025 елда больничныйның бер көне өчен пособиенең иң чик күләме максималь керем һәм стаж булганда 5 673 сум тәшкил иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса