Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Татарстан — торак-коммуналь хуҗалыкта аварияләрне киметү буенча Россия лидерлары арасында

Татарстан Республикасы җылылык һәм кайнар су тәэминаты системасындагы һәлакәтләр санын киметүдә югары нәтиҗәләргә ирешеп, илнең иң нәтиҗәле төбәкләре исемлегенә керде.

Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре һәм җылыту чоры йомгакларына багышланган киңәшмәдә Татарстанның җылылык-энергетика комплексында аварияләрне киметү буенча илнең алдынгы төбәкләре сафына керүен билгеләп үтте.

Вице-премьер мәгълүматларына караганда, бу юнәлештә иң яхшы күрсәткечләргә Владимир һәм Калуга өлкәләре, Кабарда-Балкар Республикасы, Тамбов, Вологда, Ростов, Әстерхан өлкәләре, Кырым Республикасы, Алтай крае һәм Татарстан ирешкән. Хөснуллин аларга нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Шулай ук Хөснуллин җылыту чорының илнең 59 субъектында инде тәмамлануын, ә тагын 30 төбәктә, нигездә Себер һәм Ерак Көнчыгыш территорияләрендә, өлешчә дәвам итүен хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса