Федераль куркынычсызлык хезмәте Татарстанда яшерен нарколабораторияне япты
Татарстанда наркотиклар җитештерү буенча яшерен лаборатория ачтылар. Бу хакта Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе хәбәр итә.
Татарстанда федераль куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре синтетик наркотиклар җитештерү буенча яшерен лаборатория ачтылар. Бу хакта Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе хәбәр итә.
Хокук саклаучылар Тукай районында яшәүче ике кешенең Интернет аша наркотиклар сатучы оешкан җинаятьчел төркем составына керүен ачыклаган. Җинаятьчеләр шәхси йортта нарколаборатория оештырган. Сату өчен алар 3 килограммнан артык мефедрон әзерләгәннәр.
Федераль куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре тоткарланучылардан химик компонентлар, прекурсорлар һәм лаборатор җиһазлар тартып алган. Наркотикларны законсыз җитештерү буенча җинаять эше кузгатылган. Шикләнелүчеләргә 15 елдан 20 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia