Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә Ислам динен кабул итү көне уңаеннан мөрәҗәгать итте

Бу вакыйга 922 елда була һәм, республика җитәкчесе сүзләренә караганда, күп гасырларга татар халкының цивилизацион үсешен билгели.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, ата-бабалар ясаган сайлау рухи, хокукый һәм мәдәни традицияләргә ныклы нигез салды. Нәкъ менә әхлакый-дини кыйммәтләргә сакчыл караш һәм сакланып калган тарихи дәвамлылык милли тәңгәллекнең нигезе булып кала. Бүген, бөтен мөселман дөньясы җитди сынаулар кичергәндә, дин тотучыларның бердәмлеген ныгыту һәм уртак идеалларны ныклы яклау аеруча мөһим, дип билгеләде Рәис. Бу яктан Татарстан, аның фикеренчә, конструктив багланышлар һәм хезмәттәшлек үрнәге күрсәтә. Моңа күптән түгел Казанда тәмамланган «Россия — Ислам дөньясы»халыкара икътисадый форумы нәтиҗәләре дә дәлил булып тора. Рөстәм Миңнеханов Ислам динен кабул итү көнен бәйрәм итү башка мөселман чаралары белән беррәттән Президент Владимир Путин игълан иткән Россия халыклары бердәмлеге елының иң күренекле вакыйгаларының берсе булачагына һәм динара һәм милләтара тынычлыкны ныгытырга ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде. Ахырда ул барысына да бәхет, игелек һәм чәчәк ату, тынычлык һәм Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәтен теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса