Казанда 103 еллык җылылык рекорды яңартылды
18 майда Казанда һава температурасы +30 градуска җитте — бу 1923 елдан бирле сакланган абсолют максимумны узып китте.
18 майда, Татарстан башкаласында һава шактый җылынды: термометр баганалары +30°С тан да югары күрсәткечләрне теркәде. ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, бу дата өчен элекке абсолют рекорд (+29,8°) 1923 елда Казан-Университет метеостанциясендә теркәлгән булган.
Хәзерге вакытта шәһәрнең төрле районнарында урнашкан метеостанцияләр мәгълүматларына караганда, температура +30,0°С тан +30,3°С ка кадәр күтәрелгән. Иң югары күрсәткеч «Казан-Сокол» станциясендә теркәлде — анда һава +30,3 градуска кадәр җылынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia