Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Омутнинск металлургия заводы Казан авиация заводына детальләр китерә башларга мөмкин

Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколов сүзләренчә, төбәкнең Омутнинск заводы Казан авиация заводы (КАЗ) ихтыяҗлары өчен югары сыйфатлы корыч профильләр җитештерергә һәм китерергә әзер.

Киров өлкәсендә эшләп килүче Омутнинск металлургия заводы С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы — «Туполев» АҖ филиалы өчен продукция җибәрү мөмкинлеген тикшерә. Бу хакта төбәк җитәкчесе Александр Соколов атналык киңәшмә вакытында белдерде.

«Россия – Ислам дөньясы: КазаньФорум» халыкара икътисадый форумы кысаларында Киров делегациясе Казан авиазаводы белән элемтәгә кергән. Губернатор сүзләренә караганда, яклар уртак тел таба алган һәм хезмәттәшлек перспективаларын билгеләгән.

Бүгенге көндә КАЗ кайбер компонентларны чит илләрдән «соры импорт» схемалары аша сатып ала. Омутнинск заводы исә бу продукцияне теләсә кайсы вакытта һәм кирәкле күләмдә тәэмин итәргә әзер. 1773 елда нигез салынган предприятие югары төгәллектәге корыч фасонлы профильләр җитештерүдә махсуслашкан.

Искә төшерәбез: Казан авиация заводы 1996 елдан бирле Ту-214 урта магистраль пассажир самолётларын серияле җитештерә. Яңа хезмәттәшлек локализация дәрәҗәсен күтәрергә һәм импортка бәйлелекне киметергә ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса