«Казаньфорум»да мәдәни мирас объектларының инвестиция потенциалын тәкъдир иттеләр
Казанда «Россия – Ислам дөньясы: КазаньФорум» халыкара икътисадый форумында Татарстанның югары инвестицион потенциалга ия 14 мәдәни мирас объектын тәкъдир иттеләр.
Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты белгечләре хәбәр иткәнчә, исемлеккә Бөгелмә, Кукмара, Түбән Кама, Чистай, Тәтеш, Алабуга шәһәрләрендә, шулай ук Спас районының Бугровка авылында урнашкан тарихи биналар кергән.
Объектларны инвесторларга тарихи-мәдәни мирасны торгызу буенча федераль программа кысаларында ташламалы ставка буенча-1 сумга тапшыру планлаштырыла. Реставрациядән соң биналар икътисадый әйләнешкә кертелер дип көтелә.
Тәкъдим ителгән объектларның һәркайсы өч йолдыздан да ким булмаган категорияле кунакханәгә яраклаштырыла ала. Аерым алганда, Бугровка авылында 1900 елда төзелгән икенче сыйныф укытучылар мәктәбен Кунак йорты төзү мәйданчыгы итеп карыйлар. ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән Болгар шәһәрлегеннән нибары 20 чакрым ераклыкта урнашуы объектка өстәмә инвестицион җәлеп итүчәнлек бирә. Ел саен бу туристлык үзәгенә 500 меңгә якын кеше килә.
Татарстанда «Бер сумга йорт» программасы буенча инвесторларга торгызу һәм киләчәктә файдалану өчен 41 мәдәни мирас объектын тапшыру планлаштырыла.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia