Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Рөстәм Миңнеханов: Россия һәм ИХО илләре арасындагы хезмәттәшлек яңа баскычка күтәрелә

Казанда «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең юбилей утырышы бара. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чыгышында Россия белән Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре арасындагы мөнәсәбәтләрнең конструктив характер алуын, уртак кыйммәтләр нигезендә диалогның ныгуын билгеләп үтте.

Бүген Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк мәйданчыгында «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең чираттагы еллык утырышы узды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ИХО) әгъза-дәүләтләре арасындагы хезмәттәшлекнең сыйфаты үзгәрүе, мөнәсәбәтләрнең күпкырлы һәм конструктив характер алуы турында белдерде.

Утырышта РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, БМОның Цивилизацияләр альянсы буенча югары вәкиле Мигель Анхель Моратинос, РФ Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары Магомедсалам Магомедов, ИХО Генераль секретаре урынбасары Йосыф Әл-Дубейи, шулай ук Идел буе федераль округының тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм башка рәсми затлар катнашты. Чара традицион рәвештә Изге Коръән аятьләре белән ачылды — аны ТР Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укыды.

Үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов глобаль дөнья тәртибенең үзгәрүен, күп полярлы системаның формалашуын һәм моның Россия белән ислам илләре арасындагы хезмәттәшлеккә йогынтысын билгеләп үтте. Ул Россиянең күпмилләтле дәүләт буларак традицион диннәр белән диалог төзүдә бай тәҗрибәгә ия булуын, ә Казан Кремле — Кол Шәриф мәчете һәм Благовещенье соборы янәшәлеге — тыныч бергә яшәүнең ачык символы икәнен искәртте.

Татарстан Рәисе «Россия – Ислам дөньясы» төркеменең 20 еллык эшчәнлегенә тукталды. Бу чор эчендә төркем Россиянең ИХОда күзәтүче статусын алуына, ике як арасындагы мөнәсәбәтләрнең ныгуына зур өлеш кертте. Миңнеханов бу юнәлештә Евгений Примаков һәм Минтимер Шәймиев кебек күренекле дәүләт эшлеклеләренең ролен аерым билгеләп үтте.

Хәзерге вакытта хезмәттәшлек иминлек, терроризмга каршы көрәш, икътисад, гуманитар өлкәләр һәм диннәрара диалог юнәлешләрендә дә киңәя. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, төркем һәрвакыт тигезлек, гаделлек һәм дәүләтләрнең суверенитетын хөрмәт итү принципларына тугры кала.

Шулай ук чарада халыкара көнүзәк мәсьәләләргә дә игътибар бирелде. Рөстәм Миңнеханов АКШның Иранга каршы гамәлләрен сәбәпсез агрессия дип бәяләде һәм Көнбатышның икеләтә стандартларын тәнкыйтьләде. Фәләстин-Израиль конфликты мәсьәләсендә ул Россиянең БМО Иминлек Советы карарларын үтәү, суверен Фәләстин дәүләте төзү позициясендә торуын раслады.

Утырыш барышында Марат Хөснуллин Россия Президенты Владимир Путин исеменнән катнашучыларга сәламләү сүзләрен җиткерде.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса