Татарстанда 10 000нән артык кунак һәм 116 килешү: «КазанФорум-2026» старт ала
Казанда «Россия — Ислам дөньясы: Казанфорум» халыкара икътисадый форумы чаралары старт алды. Татарстан башкаласына чит ил кунаклары килә, 103 илдән 10 000нән артык катнашучы көтелә.
Иң күп санлы делегацияләр — Төркия, Мисыр, Оман, Төрекмәнстан, Азәрбайҗан һәм Үзбәкстаннан. Кунаклар арасында-дәүләтләрнең беренче затлары, министрлар, бизнес, мәдәният, мәгариф һәм башка өлкәләр вәкилләре.
Эшлекле программа башлана. 150 гә якын сессия һәм түгәрәк өстәлләр планлаштырылган. Кимендә 116 килешү имзаланыр дип көтелә.
Күргәзмә павильоннарында күчемсез милеккә, инфраструктурага һәм Россиянең ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлегенә багышланган өч халыкара күргәзмә ачылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia