Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Татарстанда каты көнкүреш калдыклары полигонындагы янгынны бульдозерлар ярдәмендә сүндерделәр

Янгын Татарстанның Алабуга районындагы Белоречье каты көнкүреш калдыклары полигоны территориясендә булган. Янгын чыгу турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтләргә кергән, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе.

Ведомство мәгълүматлары буенча, чүп-чар 250 кв.м мәйданда тирән катламнарда янган. гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсендә ут таралу куркынычы булмаган, янгын сүндерү техникасы кирәк булмаган, дип белдерделәр. Каты көнкүреш калдыкларының януын бетерү өчен чүп – чарга кислород керүне туктатырга-аны күмәргә кирәк иде. Шул максаттан полигон хуҗасы 6 мең кубометр туфрак салуны оештырган. Урында 4 үзбушаткыч, 1 төягеч, 3 бульдозер, 1 экскаватор эшли, дип сөйләделәр гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса