Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Май уртасында Татарстанга аномаль җылылык кайта

Республикада һава температурасы климатик нормадан 4 градуска югары булачак. Гидрометүзәк фаразы буенча, уртача температура +17 градуска җитәчәк.

Татарстанда майның икенче ун көнлегендә һава шактый җылыначак. ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, бу чорда температура климатик норма күрсәткечләреннән дүрт градуска артып китәчәк.

Гадәттә, 11 дән 20 майга кадәр республика буенча уртача температура +13,4 градус тәшкил итә. Казан өчен бу күрсәткеч +13,6 градуска тигез. Әмма быел һава шартлары башкачарак булырга тиеш – синоптиклар фаразлавынча, термометр баганалары +17,4... +17,6 градуска кадәр күтәреләчәк.

Шулай итеп, май уртасында Татарстанда чын җәйге җылылык хөкем сөрергә тиеш, дип яза «Татар-информ».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса