Казанфорумда халыкара агросәнәгать сессиясе узачак
«Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә 14-15 май көннәрендә «Россия – Ислам дөньясы: Казанфорум» XVII халыкара икътисадый форумы кысаларында Россия АПКның экспортка юнәлтелгән компанияләре өчен халыкара агросәнәгать сәүдә-сатып алу сессиясе узачак, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Анда 23 чит ил байеры һәм дистрибьюторы, шулай ук Россиянең тугыз төбәгеннән 78 Россия компаниясе катнашачак. Хәбәр ителгәнчә, сессиянең төп элементлары булып чит ил сатып алучыларын чакыру һәм килү, шулай ук АПК продукциясен җитештерүче Россия компанияләре һәм потенциаль чит ил партнерлары арасында индивидуаль тармак бизнес-очрашулар уздыру торачак.
Әлеге формат кыска вакыт эчендә турыдан-туры эшлекле багланышлар урнаштырырга, продукциянең сыйфатын һәм конкурент өстенлекләрен күрсәтергә, тәэмин итү шартлары турында фикер алышырга һәм алдан килешүләр төзергә мөмкинлек бирәчәк, бу турыдан-туры экспорт юнәлешләрен диверсификацияләүгә һәм яңа базарларга югары өстәлгән бәяле продукциянең традицион һәм яңа төрләрен чыгаруны стимуллаштыруга ярдәм итәчәк.
Россиядә экспортерларга ярдәм итүнең төп коралы булып «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты буенча Россия экспорт үзәге тарафыннан төзелгән «Минем экспорт»цифрлы платформасы тора.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia