Россиядә машина йөртү таныклыгына имтихан тапшыру кагыйдәләрен үзгәрттеләр
РФ Хөкүмәте хокукка имтиханнар тапшыру тәртибенә яңа төзәтмәләрне раслады.
Россиядә машина йөртү таныклыгына имтихан тапшыру кагыйдәләрен үзгәрттеләр
РФ Хөкүмәте хокукка имтиханнар тапшыру тәртибенә яңа төзәтмәләрне раслады. Аларның бер өлеше киләсе елның 1 мартыннан үз көченә керәчәк, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Практик имтиханны теориядән соң 60 көннән дә соңга калмыйча тапшырырга кирәк булачак. Элек моңа ярты ел бирелә иде. Өлгермәсәләр, теорияне яңадан тапшырырга туры киләчәк. Яңа имтиханны моннан соң бер ай узгач кына билгеләячәкләр.
Әгәр кандидатта телефон, шпаргалка яки башка техника тапсалар, имтиханны туктатырга мөмкиннәр. Нәтиҗәләр дә юкка чыгарыла. Бу очракта яңадан бер елдан соң гына бирергә мөмкин булачак.
2027 елдан «Дәүләт хезмәтләре» аша гариза биргәндә, әгәр ул бердәм медицина базасында булса, медицина белешмәсен китерергә кирәкми. Ләкин белешмәнең гамәлдә булу вакыты хокук бирелгәнче тәмамланган булса, имтихан һәм таныклык бирү туктатылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia