Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Татарстанда яшүсмерләр өчен турслет узачак

Яшүсмерләр өчен төбәк туристлык слеты Татарстанда 2026 елның 13-15 июлендә узачак. Мәйданчык булып Лаеш районындагы «Волга» яшьләр үзәге торачак.

Чарада 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге 60 яшүсмер катнаша алачак. Гаризалар 15 июньгә кадәр кабул ителәчәк.

Катнашучылар өчен белем бирү һәм спорт программасы әзерләнгән. Яшүсмерләр «учаклар», «төеннәр», «палаткалар», «ориентлашу» мастер-классларына йөриячәкләр, ярыш уеннарында һәм «Хәзинә тап»квестында катнашачаклар.

Шулай ук алар поход туризмының база күнекмәләрен үзләштерәчәкләр – карта һәм компас буенча ориентлашу, учак ягу, йокы урыны әзерләү һәм башка гамәли күнекмәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса