Россия-АСЕАН саммиты: республика оештыру комитетына кем керәчәк
Саммит 17-19 июньдә Казанда узачак.
Татарстанда Россия – АСЕАН саммитын әзерләү һәм уздыру буенча республика оештыру комитеты төзеләчәк, ул Казанда 17-19 июнь көннәрендә узачак. ТР Рәисе Указының тиешле проекты хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза.
Проект нигезендә оештыру комитеты коллегиаль орган булачак. Аның төп бурычлары саммитка әзерлек буенча республика планын формалаштыру һәм гамәлгә ашыру, чараларның үтәлешен һәм бүлеп бирелгән акчаларның файдаланылуын контрольдә тоту, шулай ук җәлеп ителгән барлык структураларның үзара хезмәттәшлеген оештыру булачак.
Оештыру комитеты рәисе итеп Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләнәчәк. Рәис урынбасарлары итеп республика Премьер-министры Алексей Песошинны, Татарстан Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәровны, шулай ук Казан мэры Илсур Метшинны (килешү буенча) билгеләү күздә тотыла.
Элегрәк Россия-АСЕАННЫҢ бишенче саммиты 17-19 июньдә узачагы билгеле булды. Саммитны Казанда уздыру турындагы Указны РФ Президенты Владимир Путин имзалады.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia