Өстәмә Казан – Аэропорт электричкалары ике көнгә кертеләчәк
Өстәмә Казан – Аэропорт электричкалары 28, 29 апрельдә йөриячәк.
Казан-Аэропорт-Казан өстәмә поездларын 28 һәм 29 апрельдә «Казан Экспо»дагы чаралар уңаеннан билгеләячәкләр. Бу хакта «Содружество»компаниясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казан – Аэропорт юнәлешендә 7602 нче номерлы электричка кертелә. Татарстан башкаласыннан ул 14.16 да китәчәк һәм Аэропорт станциясенә 14.36 да килеп җитәчәк.
Өстәмә 7603 номерлы поезд Аэропорт станциясеннән 18.11 сәгатьтә китәчәк һәм Казанда 18.38 сәгатьтә булачак.
Поездлар тукталышларсыз барачак, дип ачыклык керттеләр матбугат хезмәтендә.
«Казан Экспо»да бу көннәрдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган концерт-реквиемы күрсәтеләчәк. Концерт Бөек Ватан сугышы елларында Белорус ССРЫН нацистлар оккупациясе турында сөйли, дип хәбәр итә "Татар-информ".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia