Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы: туфрактагы артык дым Татарстан уңышына куркыныч тудыра

Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла — каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе куркыныч агрометеорологик күренеш-туфракның артык дымлануы турында кисәтү белән чыгыш ясады.

Республика метеостанцияләре мәгълүматларына караганда, Татарстанның кайбер районнарында туфракның авыр торышы күзәтелә. Алабуга, Зур Кайбыч, Чүпрәле, Чистай, Минзәлә, Мөслим һәм Азнакайда 6 апрельдән, шулай ук Арча һәм Бөгелмәдә 8 апрельдән 20 көн буена куркыныч күренеш теркәлә.

10-12 сантиметр тирәнлектә туфрак ябышкак, агым яисә йомшак пластик консистенциягә ия булган, бу исә авыл хуҗалыгы эшләрен башкаруны шактый кыенлаштыра. Мондый хәл чәчү эшләренең тоткарлануына һәм уңышның һәлак булу куркынычы тудырырга мөмкин.


Белгечләр аграрийларга, туфракның торышы нормальләшкәнче, чәчү эшләрен башкарудан тыелырга, дренаж системаларын алдан әзерләргә һәм, туфрак структурасы җимерелмәсен өчен, артык дымлы кишәрлекләрдә техниканы йөртмәскә киңәш итәләр.
Исегезгә төшерәбез, 18 апрельгә Татарстанның 11 районы чәчү эшләренә кереште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса