«Конструктив диалог»: Татарстанда 10 меңнән артык яшүсмер цифрлы куркынычсызлык һәм экстремизмга каршы тору кагыйдәләрен үзләштерде
Март-апрель айларында Татарстанның 45 муниципаль районында «Конструктив диалог» программасы узды. Анда ун меңнән артык укучы, студент, педагог һәм ата-ана цифрлы мохиттә куркынычсызлык нечкәлекләрен, манипуляцияләрдән саклану ысулларын һәм деструктив идеологияләргә каршы тору юлларын өйрәнде.
Татарстанда 10 марттан 17 апрельгә кадәр яшь буынны куркынычлы карашлардан саклауга юнәлтелгән «Конструктив диалог» чаралары циклы гамәлгә ашырылды. Республикабызның барлык 45 муниципалитетын колачлаган әлеге проект мәктәп укучылары, студентлар, мөгаллимнәр һәм ата-аналар өчен оештырылды. Аның төп максаты – яшүсмерләр арасында экстремизм һәм террорчылык идеологиясен таратуга юл куймау.
Өч атна дәвамында барлыгы 128 очрашу үткәрелеп, аларда 10 940 кеше катнашты. Экспертлар аудиториягә цифрлы гигиена кагыйдәләре, диверсион гамәлләр өчен юридик җаваплылык, деструктив онлайн-төркемнәргә эләкмәү механизмнары, депрессия һәм суицидаль халәтләрне профилактикалау, шулай ук психологик манипуляцияләрдән саклану хакында җентекләп сөйләде.
ТР террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесе Илдус Гәрәев билгеләп үткәнчә, проектның төп бурычы – яшьләрне диверсия-террорчылык эшчәнлегенә тартып кертүне кисәтү һәм аларда ныклы антитеррористик фикерләү формалаштыру. Ул шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның һәр укучыга террорчылыкның җинаятьчел табигатен аңлату буенча йөкләмәсен искәртте. 2024 елдан эшли башлаган «конструктив диалог» нәкъ менә шул стратегик максатны тормышка ашыручы төп платформаларның берсенә әверелде.
Программа катнашучыларына мәгълүматны актив рәвештә кабул итү мөмкинлеге бирелде. Лекцияләр белән чикләнмичә, яшьләр чын тормыштан алынган очракларны тикшерде: манипуляция билгеләрен аерып алу, вербовка схемаларын тану һәм буллингка каршы тору алымнарын практик рәвештә өйрәнде. Мәктәп укучылары өчен Росмолодежь ярдәмендә цифрлы грамоталылык буенча махсус квиз оештырылды, бу катнашучыларга үз белемнәрен интерактив форматта тикшерергә ярдәм итте.
Оештыручылар ассызыклаганча, проектның максаты – фәкать мәгълүмат җиткерү генә түгел, ә яшь буынны шәхси һәм иҗтимагый иминлек мәсьәләләренә актив җәлеп итү. «Конструктив диалог» Татарстанның Иҗади яшьләр академиясе һәм Яшьләр ресурслары үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Татаринформ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia