Татарстанда 3,9 млрд сумга 7 чакрымга якын яңа юл төзеләчәк
Татарстанда яңа автомобиль юллары төзелешенә тендер игълан ителде.
Әлеге максатларга федераль һәм республика бюджетларыннан 3,9 миллиард сум акча юнәлдереләчәк.
Эшләрнең заказчысы булып «Главтатдортранс» ДКУ тора, ә тиешле карарны республика Министрлар Кабинеты имзалаган инде. Сатып алу турындагы мәгълүмат Дәүләт сатып алулары порталында барлыкка килде.
Подрядчикка 6,685 километр яңа юл өслеге салырга туры киләчәк. Барлык эшләрне 2026 елның 23 ноябренә кадәр төгәлләргә кирәк. Лот шартлары нигезендә, башкаручы бүлеп бирелгән лимитларга сыешырга, шулай ук үз исәбенә эшләрне башкару проектын эшләргә һәм аны заказчыга килештерүгә төзелеш башланырга 20 көннән дә соңга калмыйча тапшырырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia