«Корстон» үзәгендә узган дөньякүләм «Туган тел» форумында Фәрит Мөхәммәтшин туган тел укытучыларын милләтнең рухи баганалары дип атады
Фәрит Мөхәммәтшин 800 катнашучы алдында чыгыш ясап, телне соңлап өйрәнүдә дә беркайчан да соң түгеллеген үз тормыш мисалында раслады.
Бүген «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында «Туган тел» форумының төп утырышы бара. Чарада төрле төбәкләрдән һәм чит илләрдән 800гә якын педагог җыелган. Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында балалар күңеленә милли рух сеңдерүче укытучыларга ихлас рәхмәтен белдерде.
«175 милләт вәкиле дус-тату яшәгән Татарстанда без динебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклыйбыз, Сабантуйларны матур итеп үткәрәбез. Күпмилләтле республикабыздагы тынычлык һәм татулык өчен халкыбызга рәхмәтлебез», – дип билгеләп үтте спикер.
Ул шулай Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән дә катнашучыларны сәламләде.
Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, бүгенге катлаулы заманда яшь буында ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү аеруча мөһим. Балаларда туган җиргә сөю, тарихка һәм мәдәнияткә хөрмәт уятуда укытучыларның роле бәяләп бетергесез.
«Туган тел укытучысы – ул милләтнең киләчәгенә нигез салучы, мәгърифәтче, милләт агачының тамырларын ныгытучы мөһим көч. Бүген мәгариф өлкәсе дә зур үзгәрешләр кичерә: без яңа технологияләр, ясалма интеллект мөмкинлекләрен кулланабыз, укытуның инновацион методикаларын эшлибез. Бу форум белем бирү системасының алга таба үсешенә һәм укучыларның заман таләпләренә туры килгән сыйфатлы белем алуына ярдәм итәр дип ышанабыз», – диелә рәсми хәбәрдә.
Мөхәммәтшин шулай ук туган телне һәр яшьтә өйрәнү мөмкинлеген үз биографиясе аша раслады.
«Мин 45 яшемә кадәр татар телен белмәдем. Рус авылында туып, рус мохитендә үссәм дә, Казанга депутат итеп сайлангач, милләттәшләремә: «Утырышны татарча алып барыйк», – дигән тәкъдим белән чыктым. Ләкин сүз байлыгым җитми иде, бу миңа эчке канәгатьсезлек китерде. Шуңа күрә тел өйрәнә башладым. Кайберәүләр «башы киткәнме?» дип тә әйтте, ә мин горурлык белән: «Туган телемне өйрәнәм», – дип җавап бирдем», – дип уртаклашты ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia