Казан-Кукмара поезды хәзер яңа станциядә туктый
Үзгәрешләрне пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен керттеләр. Казан-Кукмара маршруты буенча баручы поезд 17 апрельдән абыйлы-энеле Комаровлар тукталыш пунктында туктала башлый. Бу хакта «Содружество»компаниясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Компаниядә ачыклык кертүләренчә, яңа тукталыш пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту һәм транспорт мөмкинлеген арттыру өчен кертелгән.
Яңартылган расписание нигезендә, 6436 номерлы поезд абыйлы-энеле Комаровлар станциясендә 17:23 тә тукталачак һәм 17:24 тә китәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia