Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Казанда Бөтендөнья «Туган тел» съезды эшен башлады

15–17 апрель көннәрендә Татарстан Фәннәр академиясендә 800 дән артык укытучы һәм мәгариф хезмәткәрен берләштергән Бөтендөнья «Туган тел» съезды уза. Чара татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләренә багышланган.

Казанда «Туган тел» съезды башланды

15–17 апрель көннәрендә Татарстан Фәннәр академиясендә Россиянең 28 төбәгеннән һәм чит илләрдән 800 дән артык укытучы һәм мәгариф хезмәткәре катнашында Бөтендөнья «Туган тел» съезды уза.

Чараның тантаналы өлешендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров чыгыш ясады. Ул съездның Габдулла Тукай каберенә һәм һәйкәлләренә чәчәкләр салудан башлануын искәртте. Шакиров үз чыгышында татар телен саклап калучы төп көч — укытучылар икәнен ассызыклады.

«Әгәр Казанда — татар дөньясының үзәгендә — татар теле һәм әдәбияты укытучылары, милли мәгариф хезмәткәрләренең меңләгән кеше җыела алса, уйлый белгән кеше өчен моның бик тирән һәм бөек мәгънәсе бар», — дип билгеләде Данис Шакиров.

ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзалия Закирова съезд кысаларында узучы Татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиаданың әһәмияте турында сөйләде. Аның сүзләренчә, бүген Казан үзәгендә 30 төбәк һәм 5 чит илдән 500 бала ярыша. Министр урынбасары укытучылар хезмәтенең нәтиҗәсе нәкъ менә бу балаларның татарча матур итеп аралашуларында һәм иҗат белән шөгыльләнүләрендә чагыла, дип әйтте.

«Укытучы татар телеме, әллә башка фәнме — безнең хезмәт нәтиҗәсе еллар узгач кына ачыла. Безнең хезмәт нәтиҗәсе киләчәктә күренәчәк. Ә бүген Халыкара олимпиада йомгаклары ясалып тора. Әгәр сез балаларның бер-берсе белән иркен аралашуларын, үз шигырьләрен, иҗади эшләрен ничек тәкъдим итүләрен күрсәгез иде — сез үз хезмәтегез нәтиҗәләренә чын күңелдән сөенер идегез», — диде ул.

Тантаналы ачылыш барышында укытучыларга һәм мәгариф хезмәткәрләренә Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләте алдындагы зур хезмәтләре өчен» медальләре һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының «Телләрне, мәдәниятне, традицияләрне саклау һәм үстерү өчен» күкрәк билгеләре тапшырылды.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, бу чара Татарстан Республикасы Рәисе Рустам Минниханов ярдәме белән уза һәм дөньякүләм татар телен саклау һәм үстерү шартларын тудыруга юнәлтелгән иң эре чараларның берсе булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса