Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Татарстанда түләүле трассада йөк машинасы астына төшеп дүрт кеше һәлак булды Бүген иртән Татарстанның

Кайбыч районында, Олы Подберезье авылы янында, М-12 трассасының 709 нчы чакрымында коточкыч ЮТҺ: «Хендай» җиңел машинасы «Валдай» йөк машинасы астына кереп, дүрт кеше һәлак булган. Зыян күрүчеләрнең шәхесләре әле ачыклана.

Кайбыч районында Олы Подберезье авылыннан ерак түгел коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган. «Татар-информ» га билгеле булганча, М-12 трассасының Казан юнәлешендәге түләүле участогының 709 нчы чакрымында Hyndai җиңел машинасы «Валдай» йөк машинасы астына эләккән.

Һәлакәт нәтиҗәсендә җиңел машинада барган дүрт кеше һәлак булды. Йөк машинасы йөртүчесе зыян күрмәгән. Һәлак булучыларның шәхесләре ачыклана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса