Татарча диктант язарга чакыралар
Диктант 3 дәрәҗәдә үткәрелә.
Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан 2026 ел татар дөньясы өчен Габдулла Тукай елы дип игълан ителде. Шул уңайдан агымдагы елның 24-26 апрель көннәрендә унберенче тапкыр уздырылачак Дөньякүләм «Татарча диктант» белем тикшерү акциясе бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланачак.
Бу масштаблы чара татар теленә битараф булмаган меңләгән кешене берләштерә: мәктәп укучылары, студентлар, укытучылар, галимнәр, мәдәният һәм мәгариф эшлеклеләре, журналистлар, иҗат кешеләрен генә түгел, татар телен өйрәнүче һәм аңа хөрмәт белән караучы башка милләт вәкилләре дә катнаша ала. Акциянең Россия Федерациясе һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә бер үк вакытта барлык теләгән кешеләр өчен ихтыяри һәм бушлай уздырыла. Акциядә яше, җенесе, белеме, дине, һөнәре, гаилә хәле һәм кызыксынуларына карамастан, һәркем катнаша кала.
Проект Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 25 августындагы №730 карары белән расланган «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Акция әлеге программаның IV бүлегендә билгеләнгән «Татар халкының туган телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү» бурычларын үтәүгә юнәлтелгән.
Диктант өч дәрәҗәдә үткәрелә:
-
татар телен башлангыч дәрәҗәдә белүчеләр өчен;
-
татар телен урта дәрәҗәдә белүчеләр өчен;
-
татар телен камил дәрәҗәдә белүчеләр өчен.
Әлеге структура һәр катнашучыга үзенә туры килгән дәрәҗәдә сынау үтәргә мөмкинлек бирә.
Акция үткәрү вакыты һәм форматы
«Татарча диктант» агымдагы елның 24-26 ноябрь көннәрендә Мәскәү вакыты белән 10:00 сәгатьтә узачак.
Чара ике форматта оештырыла:
-
офлайн – махсус мәйданчыкларда (мәктәпләр, университетлар, мәдәният үзәкләре, китапханәләр һ.б.);
-
онлайн – рәсми сайт аша (https://diktant.tatar).
Офлайн катнашучылар өчен мәйданчыклар Татарстан Республикасының барлык районнарында, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә эшләячәк. Онлайн катнашучылар өчен диктантны махсус электрон формада язу мөмкинлеге бирелә.
Диктантның трансляциясе «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында, шулай ук акциянең рәсми сайтында алып барыла. Моннан тыш, Россия Федерациясе субъектларында, чит илләрдә, Татарстан Республикасы районнарында һәм Казанның башка оешмаларында да мәйданчыклар булдырыла.
Акциядә катнашу тәртибе
Алда әйтелгәнчә, «Татарча диктант» акциясендә ике форматта – офлайн һәм онлайн рәвештә катнашырга мөмкин. Һәр катнашучы, үзенә уңайлы форматны сайлап, шул тәртип буенча катнаша ала.
-
Офлайн форматта катнашу тәртибе.
Акциядә офлайн мәйданчыкларда катнашу өчен, катнашучы иң элек акциянең рәсми сайтына https://diktant.tatar керергә тиеш. Биредәге картадан яшәү урыны, төбәк яки ил буенча иң якын һәм уңайлы мәйданчыкны сайларга мөмкин. Картада һәр мәйданчык турында мәгълүмат табарга мөмкин: мәйданчыкны оештыручы, телефон номеры, адрес, диктант язу вакыты һ.б.
Акция көне җиткәч, катнашучы билгеләнгән вакытта сайланган мәйданчыкка килеп җитәргә тиеш. Диктант тексты махсус чакырылган диктор тарафыннан укыла. Мәйданчык оештыручылары катнашучыларны диктант язу өчен махсус үрнәк-бланклар белән тәэмин итә. Диктант язылып беткәннән соң, барлык тутырылган бланклар офлайн мәйданчык оештыручылары тарафыннан җыеп алына һәм тикшерү өчен махсус комиссиягә тапшырыла.
-
Онлайн форматта катнашу тәртибе.
Онлайн форматта катнашучылар өчен ике мөмкинлек тәкъдим ителә:
-
классик онлайн формат;
-
интерактив онлайн формат.
Классик онлайн форматта катнашу өчен катнашучы https://diktant.tatar сайтына кереп теркәлү узарга тиеш. Акция үткәрү көнендә Мәскәү вакыты белән 10:00 сәгатьтә катнашучы, «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында яки акциянең рәсми сайтындагы туры эфирны тыңлап, гади ак кәгазьгә диктантны язарга тиеш. Эш тәмамланганнан соң, катнашучы язылган текстын сканерлый яки сыйфатлы итеп фотога төшерә ала. Әзер электрон версияне акциянең рәсми электрон почтасына җибәрергә кирәк: info@ftatar.org.
Интерактив форматта катнашучы диктантны турыдан-туры сайтта махсус электрон формада яза ала. Бу очракта теркәлү процедурасы шул ук сайт аша башкарыла.
Диктант нәтиҗәләре акция уздырылганнан соң 30 көннән дә соңламый сайтка урнаштырыла. Аларны исем-фамилия һәм телефон номеры буенча белеп була.
Оештыручылар: Бөтендөнья татар конгрессы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты һәм «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Мәдәният министрлыгы да проектның партнерлары булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia