Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Казанда яшүсмерләр арасында деструктив күренешләрне профилактикалау мәсьәләсе тикшереләчәк

15 апрель көнне Казанда ата-аналар, педагоглар һәм яшьләр танылган журналист Андрей Медведев белән очрашачак. Чара яшүсмерләр арасында куркыныч күренешләрне булдырмау юлларына һәм аларның психологик иминлеген саклауга багышланачак.

Очрашу «Белем» җәмгыятенең төбәк студиясендә сәгать 15:00 дә башлана. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, чыгыш ясаучы кунак – Россиянең атказанган журналисты, Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе генераль директоры урынбасары, шулай ук «Хыянәт» документаль фильмы авторы Андрей Медведев.

Төп тема – яшь буын арасында деструктив күренешләрне профилактикалау, аларны тискәре йогынтылардан якълау һәм иминлек мәдәниятен формалаштыру. Татарстан мәгариф министры урынбасары Алсу Әсәдуллина билгеләп үткәнчә, әлеге чара ата-аналар һәм педагогларның мөрәҗәгатьләренә җавап итеп махсус оештырылган. Очрашуда катнашучылар яшүсмерләрнең эмоциональ халәтен аңлау, куркыныч билгеләрне иртә стадиядә сизү һәм гаиләдә ышанычлы мохит булдыру мәсьәләләре буенча ачык фикер алышачак.

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса