Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Татарстанда ташламалы лизинг программалары буенча лимитлар арттырылды

Татарстан икътисад министрлыгы эшмәкәрләрнең өстенлекле категорияләре өчен финанслау мөмкинлеген арттыру турында хәбәр итте.

Үзгәрешләр кысаларында төп лизинг программалары буенча максималь лимитлар арттырылды. Алар кайбер продуктлар буенча икеләтә арттырылды һәм 40 млн сумга җитте.

«МХО катнашучыларына лизинг ярдәме» программасы буенча лимит 20 дән 40 млн сумга кадәр арттырылды. Ул эшмәкәрләр — махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаилә әгъзалары, шулай ук хезмәткәрләре МХО зонасында булган эш бирүчеләр өчен билгеләнгән. Программа шартлары буенча 15% тан аванс түләве белән еллык 5% лизинг мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса