Татарстанлыларны чит ил паспортларын алдан рәсмиләштерү кирәклеге турында кисәттеләр
Алда – җәй. Димәк, республикада яшәүчеләрнең күбесе ял итәргә китәчәк, шул исәптән чит илләргә дә. Моңа бәйле рәвештә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы чит ил паспортларын алдан рәсмиләштерү яхшырак дип искәртә.
Эш шунда ки, җәйге яллар сезоны якынлашу белән бу уңайдан татарстанлыларның мөрәҗәгатьләре саны сизелерлек арта.
Ведомствода искәртүләренчә, гаризаны сезнең өчен туры килә торган ысулларның берсе белән бирергә мөмкин:
1. Дәүләт хезмәтләре Порталы аша 24 / 7 онлайн-форматта.
2. МФЦ ГБУ филиаллары аша, аның хезмәткәрләре гариза төзүдә һәм фотосурәтләр бастыруда ярдәм күрсәтәчәк.
3. Дәүләт хезмәтләре порталы аша яисә "тере чират" тәртибендә язылып, миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәгә бару өчен уңайлы вакыт сайларга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia