Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Татарстанда фатирларда йорт хайваннары санын чикләргә телиләр

Татарстанда фатирларда йорт хайваннарын күпләп тотуны тыярга мөмкиннәр.

Татарстанда йорт хайваннарын күпфатирлы йортларда тоту кагыйдәләрен кертү турында фикер алышалар. Республика Министрлар Кабинеты карары проекты Коррупциягә каршы экспертиза уза инде.

Документта бер хайван өчен кирәкле мәйдан нормасын билгеләү планлаштырыла.

Проектта күрсәтелгәнчә, күпфатирлы йортның торак биналарында фатирның гомуми мәйданының һәр 18 квадрат метрына бердән артык эт яки бер мәче тоту рөхсәт ителә.

Моннан тыш, торакның аерым төрләре өчен чикләүләр кертү тәкъдим ителә. Аерым алганда, коммуналь фатирларда һәм берничә гаилә яши торган биналарда потенциаль куркыныч эт токымнарын тотуны тыю планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса