«Эзләдем, бәгырем, сине» җыры авторы, композитор Сәйяр Хәбибуллин 96 яшендә бакыйлыкка күчте
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, җитмештән артык лирик җыр авторы Сәйяр Хәбибуллин 96 яшендә вафат булды. Аның мирасы бүген дә халык күңелендә яши һәм яңа буын башкаручылар репертуарында яңгыравын дәвам итә.
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, мәшһүр композитор Сәйяр Хәбибуллин 96 яшендә дөнья куйды. Бу хәбәрне Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге җиткерде.
Сәйяр Хәбибуллин татар музыка сәнгатенә җитмештән артык лирик әсәр бүләк иткән остаз буларак билгеле. Аның моңлы көйләрен Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Рафаэль Ильясов кебек эстрада легендалары башкарып, халык күңеленә кереп калган.
Бүген дә Хәбибуллинның җырлары яңа буын артистлары — Идрис Газиев, Роза Хәбибуллина, Илһам Вәлиев, Алинә Шәрипҗанова, Раяз Фасихов, Лилия Муллагалиева һәм башка башкаручылар тарафыннан җылы кабул ителеп, сәхнәләрдә яңгыравын дәвам итә. Композиторның иҗаты татар мәдәнияте хәзинәсендә мәңге сакланыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia