Татарстанда төнге һәм көндезге температура арасындагы аерма бераз кимиячәк
Бүген, 20 мартта, Татарстанда аномаль җылы һава торышы сакланачак, әмма көндезге һәм төнге температура арасындагы аерма 22 дән 18 градуска кадәр кимиячәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республика күгендә аязучан болытлы һава булачак. Төбәк территориясендә явым-төшем көтелми. Иртә белән кайбер урыннарда төнлә төшкән томан сакланыр.
Көньяк һәм көньяк-көнбатыш җилләре тәүлекнең якты вакытында бераз көчәячәк – секундына 2-7 метрдан 4-9 метрга кадәр. Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә Казанны да кертеп, юлларда урыны-урыны белән көчле бозлавык хасил була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia