«Ялкын» мәктәп медиалары фестивале: гаризалар кабул итү вакыты озайтылды
Татарстанда узачак «Ялкын» мәктәп медиалары патриотик фестиваленә гаризалар кабул итү вакыты 31 мартка кадәр озайтылды. Оештыручылар бу карарны яшь журналистларга үз эшләрен әзерләү өчен өстәмә мөмкинлек бирү максатыннан кабул итте.
«Ялкын» фестивале – республикадагы яшь журналистларны һәм мәктәп медиаүзәкләрен үстерүгә юнәлдерелгән яңа башлангыч. Бәйгедә 12 дән 18 яшькә кадәрге укучылар катнаша ала. Чакыру газета, журнал, радио һәм телевидение студияләренә, шулай ук социаль челтәрләрдәге мәктәп каналларына җибәрелә.
Конкурс ике төп номинация буенча үткәрелә: «Татар телендәге мәктәп медиасы» һәм «Рус телендәге мәктәп медиасы». Иң яхшы мәктәп медиасы Гран-прига лаек булачак. Төп бүләк – «Тур для СВОих» Бөтенроссия социаль туристик маршруты кысаларында оештырылган сәяхәт.
Жюри әгъзалары шулай ук индивидуаль уңышларны да билгеләп үтәчәк. Мәсәлән, «Иң яхшы журналистик материал», «Иң яхшы радиопроект», «Иң яхшы видеорепортаж», «Иң яхшы медиа-дизайн» һәм башка номинацияләр каралган.
Катнашу өчен гариза һәм портфолио онлайн-форма аша тапшырыла. Моның белән бергә, катнашучылар үзләренең ВКонтакте социаль челтәрендәге рәсми аккаунтларында #фестивальшкольныхмедиаялкын хэштегы белән 1 минутка кадәр кыска видео урнаштырырга тиеш.
Фестиваль турында тулырак мәгълүматны «Ялкын» журналының рәсми сайтында һәм социаль челтәрләрендә, шулай ук проектның Телеграм һәм МАХ төркемнәрендә таба аласыз. Гариза бирү өчен махсус сылтама аша үтәргә кирәк.
Проектны берничә мөһим ведомство һәм оешма бергәләп оештыра: «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Яшьләр эшләре министрлыгы, «ТАТМЕДИА» АҖ, «Ялкын» журналы, «Республика мәктәптән тыш эш үзәге», «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе, КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институты, шулай ук «Первый Патриот» һәм «Алдынгылар хәрәкәте» оештыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia