Татарстанда бер атна эчендә бензин кыйммәтләнде
Бер атнада Татарстанда бензин кыйммәтләнде.
Татарстанда 2 марттан 10 мартка кадәр бензинга бәяләр арту дәвам итте. АИ‑92 аеруча сизелерлек кыйммәтләнде — литры 60,82 дән 61,23 сумга кадәр, дип хәбәр иттеләр Росстатта.
АИ‑95 маркалы бензин шулай ук кыйммәтләнде — литры өчен 64,57 дән 64,87 сумга кадәр. АИ‑98 һәм аннан югарырак бәясе литр өчен 89,07 сумга кадәр, ә дизель ягулыгы — 73,29 сумга кадәр арткан. Бәяләр үсеше февраль ахырыннан дәвам итә: ул вакытта АИ‑92 литры 0,56 сумга кимрәк, АИ‑95 — 0,44 сумга, ә АИ‑98 һәм аннан да югарырак — 0,28 сумга арзанрак торган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia