Татарстан авылларында яшәүчеләр өй интернетына тоташу өчен тавыш бирә ала
ТР цифрлы үсеш министрлыгы хәбәр итүенчә, республика авылларында яшәүчеләр үз йортларын югары тизлекле интернет белән тәэмин итү өчен тавыш бирү мөмкинлегенә ия. Сораштыруда 100дән 1000гә кадәр кешеле торак пунктлар катнаша ала.
Россиянең Цифрлы үсеш министрлыгы тавыш бирү нәтиҗәләренә таянып, өй интернетын беренче чиратта кайсы авылларга кертү мәсьәләсен хәл итәчәк. Финанслау чыганагы буларак универсаль хезмәт күрсәтү резервы каралган — бу федераль бюджетта элемтә операторлары керемнәреннән формалаша торган махсус фонд. Бүгенге көндә бу акчалар база станцияләре төзүгә, авылларга оптоволокно сузарга һәм башка инфраструктура проектларына юнәлдерелә.
Сораштыруда катнашу өчен түбәндәге шартлар үтәлергә тиеш: авыл халкы 100–1000 кеше тәшкил итәргә, ә торак пунктта дәүләт программалары кысаларында инде элемтә инфраструктурасы (мәктәп, хастаханә интернетка тоташтырылган яки мобиль вышкалар урнаштырылган) булдырылган булырга тиеш.
Тавыш бирү кампаниясе 2026 елның 30 мартына кадәр дәвам итә. Катнашу өчен «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша кереп, түбәндәге сылтамаларның берсен сайларга кирәк:
• https://pos.gosuslugi.ru/lkp/polls/583426/
• https://pos.gosuslugi.ru/lkp/polls/568138/
Авторизациядән соң кулланучы яшәгән төбәген һәм йортының төгәл адресын күрсәтә. Сораштыру аноним характерда уза, нәтиҗәләр статистик мәгълүмат рәвешендә генә эшкәртелә.
Мөһим искәрмә: өйне интернетка тоташтыру өчен бер тапкырлык теркәлү түләве кертелә, аннары хезмәт күрсәтү өчен ай саен абонент түләве түләнәчәк.
Бу инициатива «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. 2021 елдан бирле тавыш бирү нәтиҗәләре буенча ил буенча 6 700дән артык торак пункт мобиль интернетка кушылган. 2026 елның декабренә кадәр тагын 100 авыл киң полосалы интернет белән тәэмин ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia