Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Казанда 15 яшьлек питбайкер имгәнде: Минск урамында җиңел автомобиль белән авария узды

Казанның Минск урамында якшәмбе көнне 15 яшьлек яшүсмер питбайкта барганда Haval автомобиле белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә үсмер төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган, транспорт чарасы махсус стоянкага куелган.

Казанның Минск урамында юл-транспорт һәлакәте теркәлгән: 15 яшьлек яшүсмер питбайк белән идарә иткәндә җиңел автомобиль белән бәрелешкән. Бу хәл узган якшәмбедә булган, дип хәбәр итте  дәүләт автоинспекциясе.

Автоинспекция бүлеге җитәкчесе Айрат Хәмидуллин аңлатканча, Haval йөртүчесе ике катлы тоташ линия аша борылыш ясаган вакытта каршы якка хәрәкәт иткән питбайк белән бәрелешкән. Үсмернең транспорт чаралары белән идарә итү хокукы булмаган, шуңа күрә питбайк махсус стоянкага озылган. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә балигъ булмаган йөртүче төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Ведомство вәкилләре искә төшергәнчә, питбайк — бары тик спорт инвентаре, аны куллану махсус мәйданчыкларда һәм тренировкалар вакытында гына рөхсәт ителә. Гомуми файдаланудагы юлларда, шул исәптән юл кырыйларында һәм тротуарларда питбайк белән йөрү катгый тыела.

Исегезгә төшерәбез: скутер яки мопед белән идарә итү өчен «А1» категорияле таныклык һәм 16 яшь тулу таләп ителә. Ә мотоцикл йөртү өчен 18 яшькә җитү, «А» категориясе булу һәм транспорт чарасын иминиятләштерү шарт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса