Татарстанда юл кагыйдәләрен бозучыларны табарга «акыллы» патрульләр ярдәм итәчәк
Республикада дәүләт автоинспекциясе машиналарына урнаштырылган яңа видеокомплекслар ярдәмендә тизлекне арттыручыларны һәм юл билгеләренә буйсынмаучыларны реаль вакытта ачыклау мөмкинлеге барлыкка килде.
Татарстанда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары яңа баскычка күтәрелде: хәзер патруль экипажлары юлда хәрәкәт иткәндә дә юл кагыйдәләрен бозу очракларын теркәп бара ала. Моның өчен аларның хезмәт автомобильләре махсус техника белән җиһазландырылган.
Яңа система автомобильләрнең дәүләт номерларын автоматик рәвештә таный һәм аларны эзләүдәге транспорт чаралары базасы белән чагыштыра. Шулай ук комплекс юлда билгеләнгән тизлек режимын бозуны, юл билгеләре һәм сызыклары таләпләренә буйсынмауны фиксацияли.
Җыелган мәгълүмат оператив рәвештә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә юллана, бу исә хокук бозучыларны вакытында ачыкларга һәм аларга карата чаралар күрергә мөмкинлек бирә. Әлеге яңалык юлларда тәртипне ныгытуга һәм аварияләр санын киметүгә ярдәм итәр дип көтелә, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia