Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Әлмәт районында KIA белән «КамАЗ» бәрелешә: ике кешенең гомере өзелгән

Татарстанның Әлмәт районында фаҗигале юл-транспорт һәлакәте: KIA автомобиле «КамАЗ» йөк машинасы белән бәрелешү нәтиҗәсендә ике кеше урында ук һәлак булган.

Татарстанның Әлмәт районында KIA җиңел автомобиле «КамАЗ» йөк машинасы белән бәрелешкән. Җиңел машинада булган ике кеше дә урында ук һәлак булган, дип хәбәр итә Татарстан дәүләт автоинспекциясе

Беренчел мәгълүматлар буенча, бәрелешү йөк машинасы маневр өчен полосаны биләгән вакытта булган. Авария шартларын хәзер ЮХИДИ хезмәткәрләре билгели.

Татарстан дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны кагыйдәләрне төгәл үтәргә чакыра.

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса