Татарстан мәктәпләре һәм көллиятләре директорларына җиңүче укытучылар өчен түләүләр расланды
Мәгариф оешмалары җитәкчеләренә өмтәмә түләүләр бер тапкыр биреләчәк.
Татарстан Министрлар Кабинеты мәгариф оешмалары җитәкчеләренә бер тапкыр бирелә торган түләүләрне раслый торган карар кабул итте. Республика премьер‑министры Алексей Песошин имзалаган документ ТР хокукый актларының рәсми порталында пәйда булды.
Сүз 2025 елда педагоглар һөнәри конкурста җиңгән мәктәп директорларына 30 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган премия турында бара. Түләүләр башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмалары җитәкчеләренә кагылачак.
Түләүләргә акча республика бюджетыннан киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia