ТР урман хуҗалыгы министрлыгы уртача хезмәт хакын һәм тармакта кирәкле белгечлекләрне атады
Татарстанның урман тармагында 2,5 меңгә якын хезмәткәр бар.
Татарстанның урман тармагында 2,5 меңгә якын кеше эшли. Хезмәткәрләрнең уртача яше 43 яшь. Бу хакта «Татар-информ» га биргән интервьюсында ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте.
"Бөтен җирдәге кебек үк, бездә дә – кемдер декретка яки пенсиягә китә, кемдер эшчәнлек өлкәсен үзгәртергә карар кыла. Кадрларның кискен картаюын без күзәтмибез. Районнарда барыннан да бигрәк эшче һөнәрләре белгечләре кирәк. Тракторчылар, урман кисүчеләр җитми, урман мастерлары, урман инспекторлары да кирәк", - дип сөйләде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia