Татарстанда янгын куркынычы арту сәбәпле, махсус режим кертелә
25 апрельдән 11 майга кадәр республика территориясендә ут белән сак булырга кирәк: учак ягу, чүп яндыру һәм кайбер урыннарда мангал куллану тыела.
Татарстанда язгы чорда янгын куркынычын киметү максатыннан, 25 апрельдән 11 майга кадәр махсус янгынга каршы режим гамәлгә кертеләчәк. Тиешле карар проекты хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертизадан уза.
Яңа кагыйдәләр буенча, бу чорда урманнарда, яшел зоналарда һәм торак пунктларга якын җирләрдә учак ягу, коры үлән, көнкүреш калдыклары яки чүп-чар яндыру катгый тыела. Шулай ук, урман янындагы авыллар, бакчачылык берлекләре һәм балалар лагерьлары территориясендә мангал, мич яки башка җайланмаларда ашарга пешерү рөхсәт ителми. Ләкин бу чикләү җәмәгать туклануы объектларына — кафе, ресторан, барларга кагылмый.
Өстәп әйткәндә, янгын куркынычы булган урыннарда 1-3 класслы пиротехника куллану, шулай ук ачык ут яки җылыту элементлары булган, һава агымы белән идарә ителми торган очу җайланмаларын эшләтү тыела.
Халыкны янгын иминлеге кагыйдәләрен үтәргә һәм табигатьтә сак булырга чакыралар, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia