Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Казанда өч ел эчендә газ белән агулануның 300гә якын очрагы теркәлгән

Казанда соңгы өч елда угар газы белән агулануның 296 очрагы теркәлгән, нәтиҗәдә 401 кеше зыян күргән. Бу хакта шәһәр мэриясе хәбәр итә.

"Газның төсе дә, исе дә юк һәм ул колонкалар, плиталар һәм башка приборлар эшләгәндә һава җитмәгәндә барлыкка килә. Күп кенә иске йортларда табигый вентиляция бозылган", - дип билгелиләр мэриядә.

2026 елда Казанның 37 йортында газ җиһазларын һәм вентиляция системаларын модернизацияләү планлаштырыла. Әмма, шәһәр хакимияте билгеләп үткәнчә, куркынычсызлык күбесенчә халыкның үзләренә бәйле.

"Без бу проблеманың барлыгын аңлыйбыз. Исән калуның иң гади ысулы-форточка ачу", - дип билгеләп үтте Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса