Татарстанлыларга кибеткә нинди бүләкләрне кайтарып булмавы турында сөйләделәр
Белгечләр техник яктан катлаулы товарлар турында аерым искә төшерделәр.
Бүләк сайлаганда кайбер товарларның кире кайтарылмый торган категориягә керүен истә тотарга кирәк. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.
Ведомствода билгеләп үткәнчә, тиешле сыйфатлы кайбер товарлар кире кайтарылырга яки алыштырылырга тиеш түгел. Аерым алганда, кибеткә шәхси кулланылыштагы текстиль эшләнмәләрен – оекбашлар, эчке кием һәм башка шундый ук товарларны кайтарырга ярамый. Белгечләр тукыманың күләмен, сыйфатын һәм башка характеристикаларны алдан ук ачыкларга киңәш итә.
Кире кайтарылмый торган категориягә шулай ук парфюмерия һәм косметика керә. Сатып алучыларга маркировка буенча продукциянең дөреслеген тикшерергә, яраклылык вакытына игътибар итәргә һәм кирәк булганда «Гадел билге» системасындагы мәгълүматларны чагыштырырга киңәш итәләр. Зәркән әйберләрен сатып алганда проба булуына инану һәм барлык документларны һәм фирма биркаларын саклап калу мөһим.
Белгечләр техник яктан катлаулы товарлар турында аерым искә төшерделәр. Кимчелекләр ачыкланса, телефон, смарт-сәгать яки уен приставкасын сатып алганнан соң 15 көн эчендә кайтарырга мөмкин. Шуңа күрә сатып алу алдыннан җайланманың эшкә сәләтлелеген һәм аның комплектациясен игътибар белән тикшерергә тәкъдим ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia