Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Әлмәт хакимияте БПЛА һөҗүменнән соң янгын сүндерүнең дәвам итүе турында хәбәр итте

Урында ашыгыч хезмәтләрнең барлык кирәкле көчләре һәм чаралары җәлеп ителгән, дип хәбәр иттеләр район хакимиятендә.

Әлмәт районында БПЛА һөҗүме нәтиҗәләрен бетерү буенча эшләр дәвам итә. Урында ашыгыч хезмәтләрнең барлык кирәкле көчләре һәм чаралары җәлеп ителгән, дип хәбәр иттеләр район хакимиятендә.

"Халыкка куркыныч янамый, дип ассызыклыйбыз. Вәзгыять контроль астында", - дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

Хакимият шулай ук БПЛА очышының фото һәм видеосын төшерүне һәм бастырып чыгаруны, ПВО системалары эшен, шулай ук аларны куллану нәтиҗәләрен катгый тыю турында искә төшерде.

Элегрәк ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, иртән Әлмәт районының сәнәгать зоналарының берсендә дошман пилотсыз очкычларын юк иткәннән соң янгын чыккан.

Беренчел мәгълүмат буенча, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Район халкына куркыныч шулай ук теркәлмәгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса