Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Татарстанда хуҗасы табылмаса, йортсыз хайваннарны йоклатырга җыеналар

Хуҗасыз хайваннарны кайбер очракта йоклата башлаячаклар.

Татарстан Республикасында хуҗасыз хайваннар белән эш итү өлкәсендә гадәттән тыш хәл режимын кертергә җыеналар. Инициатива нигезендә, 20 көн дәвамында хуҗалары табылмый торган хайваннарны тотачаклар һәм йоклатачаклар. Республика Министрлар Кабинеты Карары проектын коррупциягә каршы экспертиза сайтында бастырдылар.

Документта әйтелгәнчә, әгәр йортсыз хайван Татарстан Республикасында кеше сәламәтлегенә авыр яки уртача зыян китерсә, режим кертеләчәк. Мондый чараны төбәктә булган хәл турында билгеле булган көннән соң 2 эш көненнән дә соңга калмыйча кертәчәкләр.
 

Моннан тыш, режим гамәлдә булган вакытта барлык хайваннарны хуҗаларыннан башка тотарга мөмкин булачак – шул исәптән стерильләштерелгән һәм элек яшәү тирәлегенә кайтарылганнарын да. Аларны вакытлыча тоту пунктларына тиз китерәчәкләр, ә алар турындагы мәгълүматны челтәрдә бастырачаклар.
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса